Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Армиягә китә егетләр...

Көзге чакырылышта үзгәрешләр бар.

Көзге чакырылыш, гадәттә, 1 октябрьдән башлана иде. Быел мобилизация булу сәбәпле, көзге чакырылыш 1 ноябрьдән старт алды. Егетләрне беренче озату 8 ноябрьдә булды. Көзге чакрылыш турында резервтагы чакыру комиссия рәисе Илшат Яббаров белән сөйләштек.

– Илшат Римасович, көзге чакырылышта ничә райондашыбыз армия сафларына алыначак?

– Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә җирлегебездән барлыгы 19 егет алыныр, дип көтелә. Әлегә сигез егет Ватан алдындагы бурычларын үтәргә китте. Алар Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербург, Псков шәһәрләрендә хезмәт итәчәк. Элек призывниклар Үзәк хәрби округка җибәрелсә, хәзер алар Россия шәһәрләрендә хезмәт итәчәк.
Чираттагы озату 17 ноябрьдә булыр, дип көтелә. Бу көнне Үрәзмәт авылыннан армия сафларына тагын бер егетебезне озатачакбыз. Бүгенге көндә төрле гаскәрләрдә 30га якын мөслимле армия мәктәбен үтә. Алар нигездә Ерак Көнчыгышта, Омск, Чита, Мәскәү өлкәләрендә хезмәт итә.

– Призывникларның медицина комиссиясе үтүе төгәлләндеме?

– Медицина-тикшерү комиссиясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә егетләр хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе аша уза. Көзге чакырылыш чорында 100дән артык егет медкомиссия үтәчәк.

– Егетләр армиягә үз теләкләре белән китәме?

– Үз теләкләре һәм ныклы әзерлек белән китә! Режимлы частьләргә бар яклап туры килүче егетләр озатыла, ниндидер сәбәпләр белән кире кайткан егетләр булмады. Егетләрне озату өчен автобус белән республика хәрби комиссариаты тәэмин итә. Озату вакыты үзгәрде. Элек 5.00 сәгатьтә озатсак, хәзер автобус 3.00 сәгатьтә “Мөслим йөрәге” скверыннан кузгала. Армия сафларына мөслимлеләр Сарман, Зәй егетләре белән бергә китә.

– Илшат Римасович, райондашларыбыз кайсы гаскәрләрдә хезмәт итүгә өстенлек бирә?

– Элегрәк егетләрнең күбесе десантчы, танкист булырга теләк белдерсә, бүген егетләр: “Кайда җибәрсәләр дә, риза”, – дигән фикерне җиткерә. Шулай да күпчелегенең диңгез флотында хезмәт итәсе килә.

– Контракт буенча хезмәт итүгә егетләр ничек карый?

– Контракт нигезендә китүче егетләр саны аз түгел, бүген дә бик күпләр теләк белдерә. Безнең районнан контракт белән китүче егетләрнең күпчелеге – Рус Шуган авылыннан. Килешү нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр арасында яшьләр генә түгел, олы яшьтәге райондашлар да бар.
– Солдатларны киендерү мәсьәләсе ничек?

– Егетләрне киендерү мәсьәләсе аеруча нык контрольдә. Ел фасылына карап, хәрби хезмәткә алынучылар кирәкле бөтен киемнәр белән дә тәэмин ителә. Якыннары белән аралашу өчен “Патриот” республика хәрби хезмәткә җыелу үзәгендә егетләргә сим-карталар бирелә. Үзәктә егетләрне тукландыру да көйләнгән. Коронавируска каршы чаралар да дәвам итә. Хәрби комиссариатларда биналарны дезинфекцияләү һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларны Covid-19 авыруына тикшерү өчен анализлар алына. Җыелу пунктында егетләрне РФ Оборона министрлыгы тестлары белән ике тапкыр тикшерәләр.
Барлык төр медицина кирәкяраклары һәм җиһазларның запасы булдырылган. – Илшат Римасович, хәрби хезмәткә чакырылучыларга нинди өстенлекләр бар? – Нинди белгечлек алуына карамастан, хәрби чакырылыш буенча алынган барлык егетләр подразделениеләргә җибәреләчәк һәм Россия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт үтәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм өйләренә озатылачак. Вакытлы хезмәткә алынучылар кайнар нокталарга кертелми. Якыннарына борчылырга сәбәп юк.

– Көллият, техникум тәмамлаган һәм югары уку йортларына укырга кергән яшьләр армиягә алынамы?

– “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы федераль закон нигезендә һөнәри белем алу чорында егетләр хәрби хезмәткә чакырылудан бер генә тапкыр кичектерелә ала. Бакалавриат буенча башлангыч белем алып, алга таба магистратурада уку гына искәрмә була ала. Элек урта һөнәри белем алу өчен кичектерү бирелгән булса, югары уку йортларына кергән гражданнар хәрби хезмәткә алынудан янәдән кичектерелә алмый. Хәрби хезмәттән кичектерелеп тору хокукы гражданнарга ординатурада, аспирантурада белем алу өчен бер генә тапкыр бирелергә мөмкин.

– Илшат Римасович, көзге чакырылыш соң башлану сәбәпле, тәмамлану вакыты да кичектереләме?

– Юк. Көзге чакырылыш, гадәттәгечә, 31 декабрьдә тәмамланачак. Барлык егетләргә дә туган якларына яңа идеяләр, күтәренке күңел белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телим.

Фото - "Мөслим - информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев