Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Әмәкәй, Октябрь авылларында җыеннар

Җирле үзидарә башлыклары җыеннарда үзара салым акчаларына эшләнгән эшләргә отчет тоталар, киләсе елга эшләр планлаштырыла.

Авыл җирлекләрендә 2022 нче елга йомгак ясау дәвам итә. 20 гыйнвар көнне һәм Октябрь җирлекләрендә хисап җыеннары узды. Җыеннарда Альберт Хуҗин белән берлектә район хакимиятеннән вәкилләр, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, җаваплы җитәкчеләр катнашты. Җирлек башлыклары үзара салым программасын уңышлы куллана. Нәкъ шул ярдәм белән Әмәкәй авыл җирлеге күп еллар Әлмәт авылы халкын борчыган мәсьәләне хәл итә алды. Яңа су скважинасы казылды,су кермәгән урамнарга су сузылып йортларга тоташтырылды. Бу зур эш авыл халкының бердәмлеген тагы да ныгайтты. Җирлек алдында Әмәкәй авылы су системасын төзекләндерү бурычы тора. Октябрь авыл җирлегендә юллар төзекләндерү эшләре башкарыла. Сөякәй авылындагы су системасын ныгыту өстендә эшләр дәвам итә.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X