Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Әҗәтне түләргә кирәк

Районда чүп түккән өчен түләмәүчеләр дә бар.

Моңа кадәр чүп-чарны юк итү мәсьәләсен кем ничек булдыра ала – шулай хәл итте. Кәгазь, чүпрәк ише көнкүреш калдыклары (хәтта пластик шешәләр дә) мунча мичләрендә, яисә махсус савытларда яндырылды. Бәрәңге сабакларын өеп, яндырып, черемә урынына файдаландык. Хәзер исә бөтен калдык-постыкны атна саен “чүп машинасы” җыя.

Чисталыкка өйрәндек шул. Артык әйберне бер көн дә өйдә тотмыйбыз. Чүп җыю оештырылганнан бирле халык әлеге уңайлыклардан бик теләп файдалана. Шулай да чүп җыйган өчен түләргә кирәклеген һәркем дә аңлап бетермәгән икән.

Каты көнкүреш калдыкларын җыючы “Гринта” оешмасына районның 8,1 миллион сум әҗәте җыелган! Авыл җирлекләре башлыклары һәм “Гринта” вәкилләре катнашындагы җыелышта сүз шул хакта барды. “Гринта” вәкиле Гөлнара Галимова бурычлыларның күпчелегенең шәхси йортта яшәүчеләр булуын билгеләп үтте.

– Кеше яшәгән һәр йортта чүп-чар булмый калмый. Һәр ихатаның хуҗасы бар һәм ул чүп җыйган өчен түләргә тиеш. Бу йортта яшәмисез икән, сез анда яшәмәвегезне, башка җирдә яшәп, анда чүп чыгаруыгызны расларга – җирлектәге каты көнкүреш калдыклары өчен җаваплы оешмага документлар алып килергә тиеш, – ди Гөлнара Галимова. – Вакытлыча прописка белән яшәүче студентлардан да уку йортыннан белешмә һәм фатир хуҗасы белән төзелгән ике яклы килешүнең нөсхәсе таләп ителә.

Шунысын да әйтергә кирәк, газ, электр энергиясе һәм су өчен түләүләрне исәпләү приборлары нигезендә башкарабыз. Көнкүреш калдыкларына түләү – счетчик белән исәпләнми торган бердәнбер хезмәт. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов “Гринта” оешмасы вәкиле белән график нигезендә, һәр авыл җирлегенә барып, мәсьәләгә ачыклык кертергә, дигән тәкъдим белән чыкты.

– Эшне категорияләп оештырырга кирәк. Беренче эш итеп вафат булганнарны бурычлылар исемлегеннән алырга кирәк. Студентларны ачыкларга, ә явызларча түләмәүчеләрне судка бирер өчен документлар әзерләрбез, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

“Гринта” вәкилләре авыл башлыкларына методик ярдәмлек калдырды. Шуның нигезендә документлар җыярга һәм җаваплы оешмаларга җиткерергә кирәк булачак. Беренче рейд Иске Карамалы авыл җирлегендә узачак.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев