Сурәтләрдә – төньяк җылысы
Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Рөстәм Шаһиевнең “Ватанымның чиксез киңлекләре” исемле шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды
Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган чара сәнгать сөючеләрне, төрле халыкларның мәдәнияте белән кызыксынучыларны бер мәйданга җыйды.
Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, рәссамның иҗатташ дуслары, мәдәният хезмәткәрләре һәм
райондашларыбыз катнашты. Чыгыш ясаучылар Рөстәм Шаһиевнең иҗатын югары бәяләп, аның хезмәтләрендә төрле милләт вәкилләренең рухи дөньясы, көнкүреше һәм милли үзенчәлекләре зур ихтирам белән сурәтләнүен билгеләп үттеләр.
Рөстәм Шаһиев – Казанда туып-үскән рәссам. Ул 72нче урта мәктәптә, 4нче балалар сәнгать мәктәбендә белем ала, театр училищесында рәссам-гример һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын рәссам-бизәүче булып башлый. Әмма аның иҗат язмышын бөтенләй башка юнәлешкә борган төбәк Чукотка була.
Тулырак – «Мөслим-информ» сайтында
Гөлназ Җәлилова фотолары.
Нет комментариев