Коклюш белән күбесенчә кечкенә балалар авырый
Сәламәтлек

Коклюш белән күбесенчә кечкенә балалар авырый

Иммунлаштыру эпидемик процессны тоткарларга ярдәм итә.

Бума ютәл (коклюш) – кискен йогышлы авыру. Ул һава аша йога. Коклюш белән күбесенчә кечкенә балалар авырый. “Авыру вакытында өянәк формасындагы ютәл барлыкка килә, баланың йөзе кызарырга яки зәңгәрләнергә мөмкин. Өзлегүләр: үпкә эмфиземасы, отит, саңгыраулану, колак ярысы ярылу, баш миенә кан саву, энцефалопатия, борыннан кан китү, кендек һәм касык бүсере, туры эчәклек төшү, эпилептик өянәкләр, көзән җыеру һәм неврозлар барлыкка килергә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, әлеге авыруга каршы прививкаларның тулы курсын алмаган укучылар куркыныч янаучы төркемгә керә. Иммунлаштыру эпидемик процессны тоткарларга ярдәм итә. Коклюшка каршы вакцина балаларга 3-6 ай аралыгында ай саен ясала, ә ревакцинация 1,5 яшьтә үткәрелә”, – ди район педиатры Резеда Мөҗипова.

Фото: Татар-информ


Нет комментариев