Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды

23 января 2019, 15:17

1511

0

0

7 гыйнвар көнне, райондашыбыз, Россиянең атказанган очучысы, полковник Рәшит Вагыйз улы Шәфыйков 70 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, 11 гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында юбилей кичәсе узды. Кичәдә юбилярның туганнары, хәрби хезмәт дуслары, якташлары катнашты. Муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов юбилярны тәбрикләп, үсеп килүче буынга хәрби патриотик тәрбия бирүдә, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шулай ук юбилярны туганнары, район иҗтимагый Совет һәм ветераннар Советы җитәкчеләре, “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы вәкилләре тәбрикләде. Кичәдә юбилярның тормышыннан истәлекләр яңартылды. Район мәдәният йорты егет-кызларының матур җырлары кичәне тагын да ямьләндерде

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X