Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Мөслимдә “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең зона этабы үтте

14 января 2020, 14:10

2095

0

0

Командалар “визит карточкасы” биреме буенча үзләрен һәм проектлар тәкъдим иттеләр. Сыйныфларның эшчәнлеге белән махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә Минзәлә районы 3 санлы урта мәктәбенең 5а сыйныфы җиңү яулады. Мөслим гимназиясенең 7б сыйныф укучылары – икенче, Актаныш 1 санлы урта мәктәбенең 5 сыйныфы өченче урынга лаек булды. Мөслим лицее – “Туган як елъязмасы” номинациясендә, Сарман районының Җәлил гимназиясе – “Халыклар дуслыгы” һәм Тукай районының Новотроицк урта мәктәбе “Иҗади алым” номинациясендә бүләкләнде.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев