Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

“Коръән” уку бәйгесе үтте

09 апреля 2020, 12:22

3151

0

1

Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә малайлар һәм ир-атлар арасында “Коръән” уку бәйгесе үтте. Коръән укуның сыйфатын күтәрү, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында уздырылган бәйгедә 40ка якын конкурсант өч төркемгә бүленеп көч сынашты. “Нәс” – “Әгълә” сүрәләрен яттан белүче 25 бала арасында беренче урынны Әхмәт Мәүлиев алды. Икенче урында – Рамазан Хәсәнов, өченчедә – Гадел Моратов. “Гаммә” җүзен өйрәнүчеләр арасында Габделмәлик Моратов җиңү яулады. Икенче урын – Габдулла Моратовка, өченче урын Гомәр Хәйретдиновка бирелде. “Тәбәрәк” җүзен яттан белүчеләр арасында Салих Сафин беренче урынга лаек булды. Ибраһим Могълиев – икенче, Мөхәммәд Низамов өченче урынны алды. Җиңүчеләргә диплом һәм сертификат бирелде. Барлык катнашучыларга күчтәнәч пакетлары өләшенде. 22 март көнне Коръән бәйгесе хатын-кызлар арасында узачак.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев