фото

Иске Вәрәш Сабантуеннан фоторепортаж

Иске Вәрәш Сабантуе искиткеч оешкан төстә барды.

Бәйрәм мәйданы авыл эчендә урнашуы белән дә уңайлы. Сабантуйның күрке — милли уеннар. Кул көрәштерү, кашык кабып йөгерү, көянтә белән йөгерү, гер күтәрү, милли көрәш, капчык белән сугышу — райондашларыбыз барысында да көч сынашып карады.

Оештыручылар әйтүенчә, быел спонсорларның ярдәме зур булган һәм бәйгеләрдә җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр әзерләнгән. Төп бүләк, гадәттәгечә, — тәкә.

Бәйрәмне район үзешчәннәре һәм башка авыл, район-шәһәрләрдән кайткан артистлар чыгышлары бизәде.

Нет комментариев