Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Алдынгылар хөрмәтләнде

29 ноября 2019, 10:59

1957

0

0

Татар халкында “чебешләрне көз көне саныйлар” дигән әйтем бар. Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә ел дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗә ясадылар. Күрсәткечләр начар түгел. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын тәбрикләү тантанасында да әлеге тармакта эшләүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады, дан җырланды. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган тантаналы чарага авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән егет-кызлар – алдынгылар җыелды. Тантанада тармакның хезмәт ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм аграр көллият укучылары да катнашты. Тантаналы чара авыл кешесенә, авыл хезмәтчәннәренә дан җырлаган театральләштерелгән күренеш белән башланды. Район башлыгы Рамил Муллин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәтен һәм тәбрикләвен җиткерде.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев