Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Бәяләр контрольдәме?

Товар бәяләрен кем һәм нигә арттыра икән?! Продукция бәяләре нык “котырынды” бит!


Әле кайчан гына 50 килолы бер капчык шикәр комы 700-800 сум тора иде, хәзер ул 4 меңгә “менде”! Бәяләр дүрт-биш тапкыр арткан, дигән сүз. Башка төр продуктларга бәя 50-100 процентка кадәр арткан? Бу бәяләрне кем арттыра? Ни өчен? Татарстанда бәяләрне тотрыклы итү өчен җавап бирүче оешма бармы соң ул? Булса, нигә чара күрми? Прокуратура, полиция хезмәткәрләре белән тикшерү үткәрергә буладыр бит? Авыл кибетләренә рейдка чыгарга кирәк! Бәяне арттырып сатучыларга “статья” бардыр ләбаса!

Элек өлкәннәр: “Килер бер көн, кибетләрдә товарлар тулып торыр. Халык кибетләргә музейга кергән кебек йөрер”, – дип әйтә иде. Чынлап та шулай бит. Хәзер, кибеткә кереп, товарларны карыйбыз да чыгып китәбез. Чөнки товар алырга “көчебездән килми”!
Зариф Гарифуллин, Тат. Шуран.

Фото - https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев