Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

12 октябрь. Тыйнак өлешебез бар

Урта мәктәпне тәмамлагач та үз теләгем белән дуңгызчылык фермасына килгән идем. Шактый еллар эшләдем, тәҗрибә тупладым. Узган ел совхоз дирекциясе мине 4 айдан 1 яшькә кадәрге бозауларны тәрбияләүгә күчерде. Хезмәттәшем Рәзинә Галләмова да тәҗрибәле терлекче, кулы һәр эшкә ятып тора. Безнең группада бүгенге көндә 260 баш бозау бар. Алардан югары артым алу һәм сәламәт итеп үстерү өчен тиеш булганның барын да эшләргә омтылабыз. Сентябрь аенда, мәсәлән, һәр терлекнең уртача көнлек артымы 800 грамм тәшкил итте. Быелның тугыз аенда, һәрберсенең уртача авырлыгын 430 килограммга җиткереп, 688 баш мөгезле эре терлек озатылды.

Ә. Дәүләтова, “Шуганка” совхозы бозау караучысы.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 


Нет комментариев