Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

14 октябрь. Игътибар зур

“Трудовик” тәҗрибә җитештерү хуҗалыгы хезмәтчәннәре көзге агрочараларны үтәүгә җитди игътибар бирәләр. Биредә 694 гектарда туңга сөрелгән җирләргә культивация үткәрелде. Игенче бүлекчәсе механизаторы Рәшит Шәехов бу эшне 201 гектарда башкарды. Аның тагын бер уңай ягын билгеләп үтмичә булмый. Урып-җыюда ул малае Нияз белән 4420 центнер ашлык суктырды, 81 гектар игеннәрне теземнәргә салды. Туфрак эшкәртүдә шулай ук Р. Габдуллин, М. Гыйлфанов иптәшләр дә югары күрсәткечләргә ирешәләр.

Г. Ризванова.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 


Нет комментариев