Кайгылы хәбәр
Яңалыклар

Кайгылы хәбәр

Балалар шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы һәм сәнгать эшлеклесе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов арабыздан мәңгелеккә китте

Мөҗәһит Әхмәтҗанов — балалар әдәбиятына, мәгарифкә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән, иҗаты һәм хезмәте белән күпләрнең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның якты истәлеге, иҗади мирасы, шигырьләре киләчәк буыннар өчен дә кадерле булып калыр.

Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, якыннары һәм барлык иҗатташ дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аларга бу авыр кайгыны кичерергә сабырлык һәм рухи көч телибез.

Мөҗәһит Заһит улы белән хушлашу иртәгә, 18 октябрьдә, сәгать 10.00да үз йортыннан булачак дип планлаштырыла.

Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев