“Җәяүле” операциясе төгәлләнсә дә, рейдлар дәвам итә
Узган атнада 3 кеше юлдан барган машина каршысына йөгереп чыкты
Юл кагыйдәләрен бозу очракларының икесе – Мөслим авылының Кооператив, берсе Урожайная һәм Пушкин урамнары киселешендә теркәлде. Бөтен очракларда да җәяүлеләр гаепле, шуларның берсе – бала. Машина каршысына йөгереп чыгу нәтиҗәсендә 17 яшьлек бер райондашыбызның аягы сынган. Җәяүлеләрдән юлларда сак йөрүләрен, юл аша җәяүле кичүләрендә һәм махсус урыннарда гына чыгуларын сорыйбыз. Көзге чорда киемнәрдә, аеруча балаларның өс киемнәрендә һәм мәктәп портфельләрендә яктырткыч элементларның булуы мәҗбүри!” – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Нет комментариев