Йомшак та булсын, уңайлы да
Бөтен диван-карават та бертөрле түгел
Бик кыйммәтле диван да бик уңайсыз булырга, ә иң гади арзанлысы иң уңайлысы булырга да мөмкин. Шуңа күрә, йомшак җиһаз алганда, аның уңайлысын, йомшагын, шул ук вакытта сыйфатлысын сайларга тырышасың.
Йомшак җиһаз алганда, аның уңайлылыгына һәм озак вакыт хезмәт итүенә ирешү өчен, берничә мөһим кагыйдәне истә тотып сайларга кирәк. Диваннарның күбесен кич йоклаганда олайтырга, иртән җыеп куярга мөмкин. Әлеге җәелү һәм җыелу трансформация механизмы ярдәмендә эшләнә һәм ул төрле була. Көн саен йоклау өчен китап, пантограф, еврокитап яки аккардеон диваннарны сайлыйлар.
Француз раскладушкасы.
Дельфин.
Аккордеон. Мондый төр диванны җәйгәндә аккордеон мехларының сузылуын хәтерләтә, шуңа күрә дә аңа “аккордеон” исеме биргәннәр. Утыргыч чыгарыла, утыру блоклары төрле якка тарала һәм урнаштырылган аякларга баса. Йоклау өчен урыны тигез һәм уңайлы.
Диванны җыючы материал – каркас. Каркас бөтен җиһазның нигезе булып тора. Шуңа күрә дә җиһазның күпме хезмәт итүе каркасның ышанычлылыгына бәйле.
Агач каркас классик алым булып санала. Ул бик ышанычлы. Агач каркасларның “йомшак урыны” – аның ныгытмалары. Әгәр дә ныгытмалар болт белән беркетелгән икән, алар озак хезмәт итә. Шул ук вакытта аларның келәй белән генә ябыштырып ясалганнары да бар. Бу очракта каркасның чыдамлылыгы эшнең сыйфатына бәйле.
ДСП һәм брустан ясалган каркасларны да агач каркасларга кертәләр. Әмма алар нык түгел, бигрәк тә иң очсызлы материаллардан ясалган булса. Мондый каркастан ясалган җиһазның хезмәт итү вакыты да кыска була.
Металл каркаслар – чагыштырмача соңрак килеп керде һәм яңа алым булып санала. Сыйфатлы металлдан эшләнгән диван-караватлар аеруча нык була, озак һәм кимчелекләрсез хезмәт итә.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
Нет комментариев