Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Мәхәббәт алмалары

Туган авылыгызда сезнең Алма бакчагыз бармы? Алмалары тәмлеме? Җете кызылмы, алмы? Лилия Садриева.

Табигате белән әсир итүче, матурлыгына таң калырлык авыллар күп. Ләкин һушларны алырлык наратлар, мул җиләкле аланнар, телләрне камаштырырлык салкын чишмәләре булган Дусай кебек гүзәл җир башка юктыр. 1962 елда нигез салынган, язын ап-ак чәчәккә төренүче, көзен тәмле алмалары белән сөендерүче алма бакчасы гына да ни тора! Алма бакчасына быел – 60 ел! Алма бакчасының тарихы саф мәхәббәт белән бәйле. Берберсен яраткан Дусай егете Марсель белән Тәтеш кызы Рушания күңелләрендә якты хыял яши: Дусайда җимеш бакчасы булдырып, аның җимешләре белән авыл, район халкын сөендерү. 22 гектар чирәм җирне эшкәртеп, 6 мең төп алма агачы, карлыган үсентеләре утырта алар. Марсель абый белән Рушания апа мәхәббәтенә һәйкәл булып алма бакчасы барлыкка килә. Авылдашлар тырышлыгы белән “Урал” колхозы казнасына иллешәр, алтмышар мең акча кертә бакча. Ул елларда районда 27 алма бакчасы була. Бүгенге көндә, ни кызганыч, алма бакчасы Дусайда гына калды. Хәзер дә шау чәчәккә күмелә бакчабыз. Бакчаның бүгенге көнгә кадәр саклануы Рушания апаның алмагачларны һаман да үз баласыдай карап, саклап торуына бәйле. Рушания апага быел 88 яшь тула. Шушы яшендә дә бакчага барып, алмагачлары белән сөйләшеп йөри ул! (Марсель абый гына бик иртә китте якты дөньядан). Марсель абый белән Рушания апа эшен яшьләр дәвам итсен иде. Алма бакчасы корымасын, һәр елны чәчәк атып, мул итеп җимеш бирсен!

Миләүшә Шакирова. Дусай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев