Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Мин кулыма каләм алам

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 1б сыйныфы укучылары иҗаты

Яз
Кар сулары агып китте,

Кояш нурларын сипте.
Җир йөзендә ямьле вакыт

– Җыр-моңлы язлар җитте.

“Көттегезме, без кайттык”, – дип

Кошкайлар җыр сузалар.
Балалар күптән сагынган,

Ояларын куялар.
Азамат Сабитов.


Песиләрем
Авылда, бабайларда, Мияубикә дүрт кечкенә бәби алып кайткан. Алар шундый бәләкәйләр, йомша- клар һәм матурлар! Өчесе аклы-ка- ралы төстә, ә берсе кап-кара. Песи балалары әниләренең кочагына кереп йоклый, җылынып яталар. “Әлегә аларның күзләре күрми”, – ди бабай. Мин песи балаларының һәрберсенә исем куштым: Актәпи, Мырауҗан, Караколак, Йомшаккай. Песи балалары
йөри белмиләр әле. Әниләре яннарыннан китсә, нечкә тавыш белән кычкыра башлыйлар, әниләрен эзлиләр.
Песи балалары бераз үскәч, алар белән уйнау күңелле булачак. Шуңа аларны уйнатырга уенчыклар әзерләп куям.
Данир Миргалимов.


Кәҗә белән Сарык
Борын-борын заманнарда бик тату гына әби белән бабай яшәгән, ди. Боларның кәҗә белән сарыклары булган, ди. Көннәрдән беркөнне кәҗә белән сарык бәхәсләшә башлаган!

– Мин сөт бирәм, мине бик мактыйлар, – дип әйтә икән кәҗә.

– Мин йон бирәм, әби бабайга оекбашлар бәйләгән саен мине мактыйлар, – дип әйтә ди сарык.
Әби белән бабай тыңлап торганнар да: “Икегез дә хаклы”, – дип аларны тынычландырганнар.
Тимур Әхмәтҗанов.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев