Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Дуслык ничек бозылган? (әкият)

Борын заманда куе кара урманда яшәгәннәр ди өч дус: аю, бүре, куян. Алар бер дә талашмаганнар, бар эшне бергә эшләгәннәр.


Аларның шулай дус булуларыннан төлке бик нык көнләшкән.
Көннәрдән бер көнне алар янына төлке килгән һәм үзләре янына яшәргә алуларын сораган. Дуслар төлкене кызганганнар һәм үзләре янына яшәргә керткәннәр. Ләкин бу төлке хәйләкәр генә түгел, бик ялкау да булып чыккан. Дуслары ниндидер эшкә тотынсалар, төрле хәйлә табып, эштән кача торган булган. Аю, бүре, куян җәй буена тырышып кышкылыкка азык әзерләгән. Ә төлке исә, кояшта кызынып, ял итеп вакыт уздырган.
Салкын кыш та җитте. Хәйләкәр төлке, тамагы ачкан саен келәткә кереп, кышка әзерләнгән ризыкларны урлый торган булды. Келәтнең бик тиз бушап баруын күреп, бүре кемнән шикләнергә дә белмәде. Хәйләкәр төлке исә тагын явызлык эшләде: урлап ашаган ризык калдыкларын йоклап яткан аю белән куян янына ташыды.
Бүренең моңа ачуы кузгалды һәм дуслар арасында бик зур тавыш чыкты. Бу хәлдән соң: “Бергә яши алмыйбыз”, – дип, төрлесе төрле якка чыгып киттеләр. Ә хәйләкәр төлке исә аларның йортында яшәп калды.
Тормышта да шулай, мәкерле дустың төлке кебек кыен хәлдә калдырырга мөмкин.


Алия Филипова, Яңа Усы төп белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев