Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда ел ахырына төбәкне үстерү буенча 12 юнәлештә проектлар булдырылачак

Татарстан Хөкүмәтендә һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр беркетелгән.

Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төп 12 милли проект һәм федераль программаны тормышка ашыру өчен проект офисы булдырылды. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.

“Россия Президенты амбициоз бурыч һәм максат куйды, ил үсешендә төп 12 юнәлеш ачыкланды. Алар милли проект һәм федераль программалар формасында тормышка ашырылачак. Барлык төп әзерлек эшләре быел ел ахырына төгәләнергә бурычлы”, - диде Комаров.

Вәкаләтле вәкил милли проект һәм федераль программаларның тормышның барлык өлкәләренә, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелеше һәм юлларга кагылышлы булуын аңлатты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Владимир Путин указы кысаларында булдырылучы төбәк проектлары Татарстанда тиешле йөкләмә нигезендә төгәл үтәләчәк.

“Без милли проектларны теләсә кайсы төбәк, шул исәптән Татарстан өчен стратегик бурыч икәнен бәялибез. Алар төбәк тормышын колачлый, шунлыктан Россия Президенты куйган бурычлар үтәләчәк. Без һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр беркеттек, проект офисы булдырдык. Министрлык югарылыгында федераль коллегалар белән бергә эшлибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Идел федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сишәмбе көнне Татарстанга яңа вазифада беренче тапкыр килде. Ул Кама аръягы зонасында төп объектларда, шул исәптән “КАМАЗ” һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175126/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X