Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тары тәбикмәге

Тәбикмәк – татар халкының милли ризыгы. Әлеге камыр ашын яратмаган кеше юктыр. Симәк авылында яшәүче Нәзилә Бәдретдинова тәбикмәк рецепты белән бүлеште.

 

Кирәкле ингредиентлар: чүпрә, җылы су, сөт, он, шикәр комы, йомырка, чәй содасы, тары оны. Ә з е р л әү т ә р т и б е. Кичтән тәбикмәк өчен баш ясап куярга кирәк. Моның өчен бер аш кашыгы ипи башы яисә чүпрә кирәк була. Чүпрә кибетнеке дә ярый, тәбикмәккә юеш чүпрә яхшырак булачак. Чүпрәне бер стакан чамасы җылы су белән җебетәбез. Шуңа он салып, коймак камырыннан куерак камыр туглыйбыз да җылы урынга куябыз. Иртән шушы камырга төгәл бер литр җылы сөт өстибез. Бер литр сөткә ярты чәй калагы тоз, 2 чәй калагы шикәр комы, калак очында гына чәй содасы салып, 1 йомырка сытып болгатабыз. 2 аш калагы кофетарткычтан чыгарылган тары оны салып, он өстәп, камыр туглыйбыз. Аннары камырны җылы урынга куябыз. Кабарып менгәч, пешерә башларга була. Әзер тәбикмәкне каз мае белән майлап табынга куябыз. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев