Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ләвәштән рулет

Бүген Фәридә Гайнетдинова ләвәштән рулет ясау серләрен өйрәтә: – Әлеге рулетларны өйдәгеләр өчен дә, кунак өстәле өчен дә бик яратып әзерлим. Ике юка ләвәш кирәк булачак. Эчлекләрен төрле итсәң, тәмлерәк тә, туклыклырак та була.

Беренче эчлек өчен төрле төстәге ике татлы борыч, 150 г майонез, ике чәй кашыгы гәрчич, бер бәйләм укроп, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Икенче эчлек өчен 200 г чамасы сөләйман балыгы алына. Ләкин шунысы да бар – балык артык тозлы булмаска тиеш. 200 г сыр, бер бәйләм укроп, бер бәйләм яшел суган, бер аш кашыгы лимон согы, бер аш кашыгы лимон цедрасы кирәк.

Хәзер инде ләвәшкә сылар өчен паста әзерлибез. Ул да ике төрле итеп әзерләнә. Татлы борычлы рулет өчен гәрчич, вак итеп туралган укроп, майонез, тоз һәм борычны бергә кушып болгатабыз. Сөләйман балыклысы өчен кыргычтан чыгарылган сыр, вак итеп туралган укроп һәм суган, лимон согы, лимон цедрасын бергә болгатабыз. Ул арада духовканы 180 градускача җылытырга куярга да онытмагыз! Борычларны урталай кисеп, табага тезәбез һәм өстенә көнбагыш мае агызабыз. Шул рәвешле 20 минутка мичкә тыгып алабыз. Аннары кабыкларын әрчибез дә бер 10 минут чамасы пленка белән каплап тотабыз һәм саламлап турыйбыз. Сөләйман балыгын юка кисәкләргә турыйсы. Алдан әзерләгән пасталарны ләвәш өстенә сылыйбыз һәм берсе эченә – балык, икенчесенә борыч салып, рулет итеп төрәбез. Онытмагыз: балыклы ләвәшкә сырлы паста сылана, борычлысына – гәрчичлесе! Ләвәшләрне табынга 3-4 сантиметрлы кисәкләргә бүлеп бирәсе.

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев