Иминлек

Юл, әйдә, дус булыйк!

Мөслим гимназиясендә юл хәрәкәте иминлеге буенча яшь инспекторлар агитбригадалары бәйгесе узды. “Юл, әйдә, дус булыйк!” муниципаль конкурсын “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге оештырды

Конкурста район мәгариф оешмаларыннан 10 команда катнашты. Агитбригадалар сәхнә осталыгын гына күрсәтеп калмады, тамашачыларга юлда имин хәрәкәт итү кагыйдәләрен дә искә төшерде. 

– Чыгышлар кызыклы киңәшләргә бай булды, тамашачылар белән үткәрелгән уеннар җылы һәм дусларча мохит тудырды. Мондый конкурсларда балалар бик теләп катнаша, чөнки оештыручылар кыйммәтле бүләкләр дә әзерлиләр. Җиңүче дә, җиңелүче дә лаеклы бүләк ала, – ди район мәгариф идарәсе методисты Лилия Басыйрова.

Бәйгедә Мари Бүләр төп мәктәбенең “Зебра” отряды җиңү яулады. Күбәк һәм Тат. Бүләр урта мәктәпләренең юл хәрәкәте иминлеге буенча яшь инспекторлар отрядлары призлы урыннар алды. Михайловка урта мәктәбе һәм Баек төп мәктәбе командалары аерым номинацияләрдә билгеләп үтелде.

– Конкурсның максаты – балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен искә төшереп, күнекмәләрне ныгыту, укучыларны ЮИД отрядлары эшчәнлегенә җәлеп итү. Бәйгедә катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен генә түгел, тамашачылар белән аралаша һәм игътибарны мөһим мәсьәләләргә юнәлтә белүләрен дә күрсәттеләр, – ди “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Бәйгедә җиңү яулаган Мари Бүләр төп мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеге буенча яшь инспекторлар отряды, җитәкчеләре Константин Шамукаев белән берлектә, бәйгенең зона турында чыгыш ясаячак.

– Юл иминлеге буенча үткәрелгән мондый чараларда безнең мәктәп укучылары актив катнаша. Иң сөендергәне – укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүе. Балалар бәйгедә дә юл билгеләренең мәгънәсен төгәл аңлаттылар, юлны кайда һәм кайчан имин кичәргә мөмкинлеген сөйләделәр, бер-берсенә дөрес җавап табарга да булыштылар. Мондый конкурслар балаларга урамда игътибарлы һәм уяу булырга ярдәм итсен! – ди Константин Шамукаев.
 

Фото – Мөслим гимназиясе архивыннан.


Нет комментариев