Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Итле коймак

Коймак үзе дә тәмле. Коймак-беленнәрне бал белән, төрле җиләк- җимешләр, варенье белән ашарга ярата­лар. Итле коймак аеруча тәмле. Сезгә итле коймак рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: камыр өчен бер стакан кефир, бер йомырка, бер чәй калагы тоз, бер чәй ка­лагы шикәр комы, он, ярты стакан кайнар су, чәй кала­гы очында чәй содасы, бер аш калагы сыек май.

Эчлек өчен тавык яисә сыер итеннән фарш, 2-3 баш суган, артык күп бул­маган күләмдә кәбестә кирәк булачак. Кайберәүләр кәбестә урынына дөге дә сала. Фаршны, суганны, кәбестәне бергә салып, тәменчә тоз һәм борыч ку­шып, томалап пешерәбез.

Әзерләү тәртибе: ке­фир, йомырка, тоз, шикәр комын, онны яхшылап бол­гатабыз. Бер стаканда яңа кайнап чыккан суга сода­ны салып болгатабыз һәм камырга салып туглыйбыз.

Азактан сыек майны салып болгатабыз һәм ка­мырны 5 минут чамасы ял иттерәбез. Коймакларны кызган табада ике ягын да пешереп алабыз. Пешкән коймакка эчлекне салып, рулет формасында төрәбез. Табынга кайнар килеш тә, салкын килеш тә бирергә була.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Freepic.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев