Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шигырь укучылар конкурсы

Мөслим лицее базасында «Живая классика» дип аталган шигырь укучылар конкурсы үтте. Бәйгенең максаты - укучыларның иҗади потенциалын активлаштыру, балаларның уку сәнгатенә карашын популярлаштыру, талантлы укучыларны барлау һәм аларның укуга булган кызыксынуын арттыру.

Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге чарада 30 укучы катнашкан. 

5-7 нче сыйныф укучылары арасында 

I урынга Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Лилиана Бикмурзина, Руслан Хафизов лаек булды. 

II урынны - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Камилә Алмаева һәм Баланны төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Язилә Хәсәнова бүлеште. 

III урынны Мөслим лицееның 6 нчы сыйныф укучысы Диләрә Ханова алды. 

Җитәкчеләре - Л.И.Галиева, Р.З.Ногманова, Г.Г.Фаткаева, Ч.М.Галләмова, Л.И.Хәлиуллина. 

8-10 сыйныф укучылары арасында 

I урынны - Михайловка урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Аннан Герасимова, II урынны - Әмәкәй төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Роза Яруллина, III урынны П.Днепров исемендәге Рус Шуган төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Артем Дойников яулады. 

Укытучылары - О.Н.Макарова, Р.Г.Фәррахова, М.Е.Коткова.

10 укучы төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Конкурсантлар уңышлы чыгыш ясаган өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

 Фотолар - мәгариф идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев