Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Татарстан инвалидлары кирәкле инвентарьга онлайн заказ бирә алалар
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр реабилитация өчен кирәк әйберләрне онлайн китерүне рәсмиләштерә алалар. Бу хакта РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Техник тернәкләндерү чараларында яки протез-ортопедия эшләнмәләрендә ихтыяҗ карантин вакытында барлыкка килгән очракта, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозмас өчен, дәүләт хезмәтләре аша гариза рәсмиләштерергә була, — дип билгеләп үттеләр фондта.
Шулай итеп, ФССДӘ оффлайн гаризаны кулдан тутырырга, кирәкле документларның күчермәләрен теркәргә кирәклеге турында уртаклаштылар.
Моннан тыш ТР буенча РФ Социаль иминият фонды мохтаҗ кешеләрне подгузниклар һәм пеленкалар белән өзлексез тәэмин итә.
"Инвалидларга үз-үзеңне изоляцияләү чорында да бу реабилитация өчен кирәкле әйберләрне өйләренә илтеп тапшыралар",-дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Источник https://www.tatar-inform.ru/news/health/08-04-2020/v-period-samoizolyatsii-invalidy-tatarstana-mogut-zakazat-neobhodimyy-inventar-onlayn-5734896
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев