Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яулыгым – йөз аклыгым

Һәрбер татар гаиләсенең альбомын­да ак яулыклы әбиләрнең фотола­ры сакланадыр, мөгаен. Хәер, фотосы булмаса да, хәтердә татар әбиләренең сурәте шулай уелып калган. Йөзләре нурлы, хәрәкәтләре ипле, сөйләгән сүзләре мәгънәле аларның. Яулы­клы әбиләребез – күпләребез өчен өлгергәнлек, акыл һәм сабырлык үрнәге.

“Яулык” сүзе татар теленә “ябулык” мәгънәсендә әйләнешкә кергән. Элегрәк хатын-кызларыбыз өчпочмаклы өрпәк һәм киндердән киселгән озынча яулык – тастар бәйләгәннәр. Мөгаен, алар баш­та йөртергә авыр һәм уңайсыз булган­дыр. Шуңа күрә, яңа төр тукымалар бар­лыкка килү белән, фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы юка яулыклар бик тиз та­ралыш алган, күрәсең.

Ефәк яулык, бик юка, үтә күренмәле челтәр тукымадан ясалган өрфия яу­лык, кәшимир яулык (Кашмир шәһәрендә эшләнгәнгә шулай аталган), француз яулыклары аеруча затлы исәпләнгән. Нәфис ефәк җепләр белән чигелгән ак яу­лык гүзәл затның сафлык билгесе санал­ган. Мондый яулыкларны кунакка бар­ганда яисә кунак каршылаганда гына яп­каннар, сандыкта кадерләп саклаганнар.

Татар хатын-кызлары яулыкны арка­га таратып бәйләгәннәр. Яшь-җилкенчәк яулыкның ике очын колак артыннан уз­дырып, артка чөеп бәйләсә, яше кырык­тан узган хатын-кызлар, элекке гадәт бу­енча, муенны һәм иңбашларны каплар­лык итеп, янәшә почмакларын ияк асты­на бәйләүне кулай күргән. Бездә ул “поч­маклап бәйләү” дип аталса, башкортлар аны “язып бәйләү”, “төшереп ябыну” диләр. Әбиләребез болай ябынып йөрүне кулай дип тапканнар, чөнки чәч яулык­тан чыгып, күренеп тормый, арка һәм бил тирәсе каплаулы булгач, җылыда йөри. Тагын бер кызыклы ягы бар: на­маз укыганда, иңсә, муен тирәләре ка­плаулы булырга тиеш, юкса, җилкәләргә фәрештәләр утыра алмый дип саналган. Яшь кызларның яулыкны чөеп бәйләве, кайбер галимнәр фикеренчә, яулык астыннан киелә торган түбәтәй-калфак имитациясе булырга да мөмкин.

Керәшеннәрдә бик үзенчәлекле түгәрәк яулык та булган. Аның зуррагы Чистай керәшеннәрендә хатыннар яу­лыгы дип йөртелгән. Әбиләребез яратып бәйләгән чигүле һәм француз яулыклар­ны Мөслим туган якны өйрәнү музеенда да күрергә мөмкин.

Чөеп бәйләнгән яулыкның маңгай өлешен хатын-кызларыбыз чигеп бизәргә тырышканнар. Моның өчен бик нәфис җепләр кулланылган, аеруча оста­лык соралган.

Почмаклап бәйләнгән яулык астыннан аскы яулык бәйләнә. Мон­дый яулыкның чит-читләре бизәкле- челтәрле итеп, ачык төстәге материал­дан эшләнә. Әстерхан татарларында мон­дый яулыкларның маңгайчасы ничек эшләнүгә карап, хәтта хатын-кызның яшен, гаилә хәлен дә белеп булган.

Яулыклар арасында шәл үзенә бер урын алып тора. Шәл – гадәттәгедән зур­рак итеп, күбесенчә чуклап яки бәйләп эшләнгән баш яулыгы. Шәльяулык эре матур чәчәк-бизәкләр төшереп эшләнгән тукымадан эшләнә, зур була. Ефәк шәлләрне бәйрәмнәрдә хатыннар – яу­лык өстеннән, кызлар калфак өстеннән япканнар. XVIII гасыр ахыры-ХХ гасыр башында кәшимир шәлләр популяр була. XIX йөз ахыры-ХХ йөз башларында кы­екча (өчпочмаклы) һәм челтәрле-чуклы шәлләр модага керә. Бүген дә хатын-кыз­лар шәлне, урталай бөкләп, өч чатлап ябынырга ярата.

Кәҗә йоныннан читләре челтәрләп бәйләнгән калын мамык шәлләрне кыш­кы салкыннарда апалар әле дә яратып бәйли. Йөзек аша үтәрдәй нәфис, каз ма­мыгыдай җиңел Оренбург (Ырымбур) шәлләрен әбиләребез җилкәләренә са­лып йөрергә ярата. Ыргак (крючок) белән бәйләнгән шәлләрне ыргак шәл дип ата­ганнар. Ефәк читле, бизәкләре күпертеп чигелгән калын шәлләрне халкыбыз камчат шәл дип йөртә. Безнең якларда чиккән шәлне яратып бәйләгәннәр.

Матур шәльяулык кияүнең кәләшкә бирә торган иң яхшы бүләге саналган. Татарларда хәтта шәл китерү йоласы да булган. Кәләш ягында туй алдыннан була торган мәҗлестә кияү ягыннан кәләшкә шәл бүләк ителгән, ә кәләш шуның өчен кияү ягын бүләкләгән. Егет кешенең, армиягә киткән чакта, сөйгәненә зәңгәр шәл бүләк итү гадәте дә булган. Зәңгәр яулыкны ерак сәфәрдән бүләк итеп алып кайтканнар, ул сөюне белдергән.

Чәчне-башны каплап йөрү элек- электән матур гамәл, әдәплелек билге­се булып килгән. Өс-башын карап, пөхтә йөртүче хатын-кызларны һәрчак хөрмәт иткәннәр, һәм киресенчә, чәчен тузды­рып йөргәннәре җилбәзәк холыклы, эшкә булдыксыз һәм ялкау булып күренгән.

Хәзер баш киемнәре, яулыкларның ниндиләре генә юк! Килешлесен табып кияргә, матур итеп бәйләргә өйрәнергә генә кирәк. Эчке халәт, күңел байлыгыбыз тышкы кыяфәтебездә дә чагылыш тап­сын, күңелләребез, хыялларыбыз ак яу­лыклы әбиләренекедәй керсез һәм чиста- пакь булсын!

Фото – Туган як музее архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев