Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташларын зурлап

Яңа Усы авылы мәдәният йортында якташыбыз – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов 60 яшьлек юбилее уңаеннар очрашу кичәсе үткәрде.

Татар җыр сәнгатен үстерүдә куйган хезмәтләре өчен Азат Хөсәеновка район башлыгының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. ТР халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе, район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов район җитәкчелегенең котлауларын җиткерде. Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова якташлары исеменнән матур теләкләрен ирештерде. Азат Хөсәенов җырларын башкарды, иҗатына һәм тормыш юлына бәйле хатирәләр белән уртаклашты, күңелендә Мөслимгә карата һәрвакыт җылы һәм матур хисләр яшәвен ассызыклады.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев