Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа уку елы башланды

1 сентябрь – Белем көне уңаеннан район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтте.

Район үзәгендәге мәктәпләрдә узган бәйрәмдә район башлыгы Рамил Муллин, ТР буенча медицина-социаль экспертиза бюросының баш эксперты Ригель Низамов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина катнашты. 
Белем көне уңаеннан тантаналы чарага Мөслим лицее старт бирде. Лицейга 1 класска 76 бала килде. Мәктәптә барлыгы 558 укучы белем алачак. Район башлыгы балаларга тәбрикләүләрен җиткерде. 
– Беренче сыйныфка баручылар өчен мәктәп – яңа дөнья. Чыгарылыш сыйныфлар өчен – имтихан елы. Үзегез теләгән уку йортларына керер өчен тырышып укырга, имтиханнарга әзерләнергә кирәк, – диде Рамил Муллин. – Укытучыларыгызга рәхмәтле булыгыз! Алар дөньяны танып белергә өйрәтә. 
Район башлыгы Бөтенроссия авыл Сабантуен үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен укытучыларга рәхмәтен дә җиткерде. 
Татарстан Республикасы Президенты, хөкүмәте исеменнән Ригель Низамов тәбрикләде. 
Укучылар элеккеге директорлары – бүген инде мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаның да котлауларын кабул иттеләр. Районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин балаларны тырышып укырга, гыйлем алырга чакырды. “Тылсым” вокаль ансамбле чыгышыннан соң балаларны Кыңгырау сәламләде. Аңа ияреп, “5” һәм “2” билгеләре дә чыкты. 1 сыйныфлар аларга яхшы укырга сүз бирде.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә быел 502 укучы белем алачак. Шуларның 52се – 1 сыйныф укучылары. Укучылар “татар телле һәм Тукайлы мәктәптә” укулары белән горурлануларын белдерде. Укытучыларын да “берсе унга торырлык” дип мактады балалар. Укучыларны Күбәләк белән Бал корты сәламләде. Алар 1 сыйныф укучыларына белем ачкычын тапшырды. 
Мөслим гимназиясендә быел 320 укучы белем алачак. 1 класска килүчеләр – 59 бала. Нәни генә булсалар да, башлангыч сыйныфлар телгә оста булып чыкты. Арадан берсе: “Укытучылар сөйләүләре һәм даими тикшерүләре белән картайта” дип, башкаларны да мәктәпкә бармаска “котыртырга” өлгерде. Алай гына да түгел, ике теше төшкән Искәндәрне: “Үскән саен фәннәр авырая, ә без картаябыз. Болай барса, бу ике тешең генә түгел, борының да сынып төшәчәк!” – дип куркытырга тырышты. Искәндәр бирешмәде, киресенчә, коткы таратучы кызның үзен дә белем алырга күндерде.
Шулай шаярып-көлеп башланган бәйрәм күтәренке рухта дәвам итте. 1 һәм 11 сыйныфларны тантаналы төстә сәламләгәннән соң кунакларга сүз бирелде. Укучылар җыр-биюгә осталыкларын да күрсәтте. Кыңгырау тавышыннан соң һәр сыйныфта беренче дәресләр узды.  
Белем көне уңаеннан бәйрәм чаралары көне буена сузылды. Ник дигәндә, кичке якта “Курай” паркында сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр өчен бәйрәм оештырылды. Ул төгәлләнүгә 1 сыйныфлар өчен Гыйлем бәйрәме башланды. Бәйрәмне район мөхтәсибәте, яшьләр белән эшләү һәм спорт, мәгариф, мәдәният бүлекләре бергәләп оештырды. Бәйрәм вакытында балалар уеннар уйнады, табышмакларга җавап эзләде, пазллар җыйды. Укучылар белән спорт ярышлары һәм мастер-класслар да оештырылды. Балалар Белем көнен истә калдырырлык итеп бәйрәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев