Иминлек

Үрәзмәт авылында янгын очрагы булды

Янгынның сәбәбе һәм зыян суммасы ачыклана

29 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Үрәзмәт авылында янгын булды. “Шәхси хуҗалык сараена ут каба. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Янгынның сәбәбе һәм зыян суммасы ачыклана. Сарай иминиятләштерелгән”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Вильям Тайбактин фотолары.


Нет комментариев