Яңалыклар

Татарстанда уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артып китте

Бу хакта Росстат мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән Россия төбәкләре рәтенә керде. Бер ел эчендә мондый субъектлар саны 12 дән 17 гә кадәр арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

2026 елның октябрендә уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан арткан төбәкләргә Татарстан, Амур өлкәсе, Байкал арты, Красноярск һәм Хабаровск крае кушылган.

Бер ел элегрәк исемлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург, Магадан, Мәскәү, Мурманск һәм Сахалин өлкәләре, Камчатка крае, Ненец, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округлары, Чукотка һәм Якутия кергән иде.

Россиядә уртача хезмәт хакы 2026 елның августында 103 014 сум тәшкил иткән.

 


Нет комментариев