Яңалыклар

Казан шәһәрендә келәм ясау осталары һәм экспертларының төбәкара съезды узды

Чарада бертөркем райондашларыбыз катнашты

29-31 октябрьдә Казан шәһәрендә келәм ясау осталары һәм экспертларының «Киләчәк бизәге: материал хәтере» исемле төбәкара съезды узды.

Съездның максаты – келәм ясауны торгызу юлларын бергәләп эзләү өчен белгечләрне берләштерү: борынгы традицияләрне саклау, аларны заманча чынбарлыкка җайлаштыру юллары, һөнәрчелек икътисады, кадрлар әзерләү һәм актуаль дизайнга интеграцияләү мәсьәләләрен хәл итү.

Съездда Россиянең төрле төбәкләреннән һөнәрне буыннан-буынга тапшыручы осталар, туку фабрикалары җитәкчеләре, рәссамнар, дизайнерлар, этнографлар, Татарстан, Дагыстан, Башкортостан, Удмуртия, Карелия, Пермь крае, Төмән өлкәсеннән бизнес-тренерлар катнашты.

Чарада бертөркем райондашларыбыз катнашты. Алар танылган белгечләр белән очрашты, түгәрәк өстәлләрдә, осталык дәресләрендә катнашты, тәҗрибәләрә белән уртаклашты, иҗат өчен яңа идеяләр белән кайтты.

Фото – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

 


Нет комментариев