Яңалыклар

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Казанда 1 меңгә якын чара узачак

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте

Татарстан башкаласында Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында октябрьдән декабрьгә кадәр 1 меңгә якын чара узачак. Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Аерым алганда, 4 ноябрьдә, бәйрәм көнендә, шәһәр халкын берничә якты вакыйга көтә: «Халыклар җаны» IV шәһәр фестивале (аны Кадыш торак массивы мәдәният йорты «Крутушка» шифаханәсендә оештыра), Вознесение торак массивы мәдәният йортында «Бер ил – бер гаилә» күргәзмәсе, «Оперение» иҗади үзешчәнлек студиясеннән «Бердәмлек музыкасы» композициясе.

«Республика масштабындагы иң танылган чараларның берсе 3 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак. Биредә «Йортыбыз – Татарстан» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең гала-концерты була», – дип өстәде Сәгыйтова.

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүдә Казанның студент яшьләре дә актив катышачак. Әйтик, 3 ноябрьдә Казансу буенда беренче тапкыр студент яшьләр йөреше узачак. Югары һәм урта махсус уку йортларының 1 меңгә якын студенты, милли костюмнардан һәм байраклар тотып, яр буйлап үтәчәк, шул рәвешле төрле халык вәкилләренең һәм дөньяның төрле илләреннән килгән студентларның бердәмлеген күрсәтәчәк.

Моннан тыш, шәһәрнең спорт учреждениеләрендә зур программа планлаштырылган. Бәйрәм көнендә Искәндәр манежында регби буенча Казан Кубогы, «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә ветераннар арасында шахмат турниры, ә Дан спорт комплексында грек-рим көрәше буенча ярышлар узачак.

 


Нет комментариев