Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында түләргә кирәк

Торак-коммуналь хезмәтләрдән кемнең ничек куллануын счетчиклар билгели. Счетчик күрсәткечләрен җаваплы службаларга вакытында хәбәр итәргә кирәк.

Ай азагы җитә башласа, ут-су, газ, телефон һәм башка­лар өчен түләүләрне барлый башлыйбыз. Намус белән ай­ныкын-айга түләп баручылар да, ел дәвамында җаваплы хезмәт вәкилләренә счетчик күрсәткечләрен хәбәр итеп торуны кирәксенмәгән район­дашларыбыз да бар.

– Оешма-предприятиеләр һәм гражданнар су исәпләгече күрсәткечләрен һәр айның 20нче числосына кадәр 2-54-46 телефоны аша “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенә хәбәр итәргә тиеш. Хәбәр итмәгәндә, квитанцияләргә күрсәткечләрне норматив буенча исәпләп яза­быз. Норматив исә – 3,63. Шушы сан өйдәге гаилә әгъзалары са­нына тапкырлана, килеп чык­кан санны суның 1 кубоме­тры бәясенә тапкырлыйбыз. Бүгенге көндә суның бер кубо­метры 28 сум 20 тиен тәшкил итә, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте инженер-хисапчысы Лилия Хатбуллина.

Норматив белән түләгән очракта, киләсе айда счетчик күрсәткечләрен хәбәр иткәннән соң, артык түләнгән акча чигерелә. Оешма белгечләре хәбәр итүенчә, норматив буенча түләү кесәгә суга. Ник дигәндә, майдан августка кадәр чорда су кыйммәткә чыга. Бакчага су сибү, машина юу, мунча ягу – ба­рысы өчен дә түлисе бит!

– Җирлегебездә 1671 або­нент үз йортлары белән яши. Күпфатирлы 60 йортта 1246 фатир бар, моннан тыш рай­онда 123 оешма-предприя­тие эшли. Аларның барысын да өзлексез рәвештә су белән тәэмин итәбез. Бер айда уртача 21 мең тоннадан артык су тоты­ла. Җәй көннәрендә бу сан тагы да арта. Суга законсыз төстә ял­ганучылар да булды. Алар ад­министратив җаваплылыкка тартылды, – ди “Мөслим инже­нерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин. – Мөслимлеләргә үтенечебез дә бар: куллану вакыты чыккан счетчикларны тиз арада яңага алыштырсыннар иде. Күпләр беләдер – счетчикларның кул­лану срогы алты елдан артык түгел. Алыштырмаган очракта, гражданнарга су өчен норматив буенча түләргә туры киләчәк.

Газ өчен түләүгә килгәндә, абонентлар счетчиктагы күрсәткечләрне ай саен 25нче числога кадәр 2-57-04 теле­фонына хәбәр итәргә һәм, ай төгәлләнгәннән соң, киләсе айның 10нчы числосына кадәр түләргә тиеш. Җирлегебездәге барлык шәхси йортлар да газ белән җылытыла. (Газ керткәнче, электр белән җылытылучы шәхси йорт­ларны исәпкә алмаганда). Күпфатирлы йортлар шулай ук шәхси җылыту системасына көйләнгән.

– Газның бер кубометры өчен бәя 6,07 сум тәшкил итә. Кайва­кыт халыкның ризасызлыгын ишетәбез, имеш, квитанциядәге бәяләр дөреслеккә туры килми. Бу – абонентларның үзләренең гаебе. Күрсәткечләр вакытын­да әйтелмәгәч, газ өчен бәя нор­матив буенча исәпләнелә. Газ җиһазларын тикшерүчеләрне өйләренә кертмәүчеләр дә бар. Ә тикшерү үтмәгән плитәләргә гарантия биреп булмый. Без абонентларга кисәтү кәгазе җибәрәбез. 20 көннән соң газ­ны тулысынча аерабыз, – ди Мөслим газ участогы абонент­лар бүлекчәсенең ЭВМ операто­ры Гөлнара Кадыйрова.

Газ хезмәте белгечләре газ плитәсен һәм котеллар­ны, аларның документла­рын, пломбаларын, счет­чик күрсәткечләрен график нигезендә тикшерә. Төзек булма­ган яисә куллану вакыты чыккан җиһазлар шундый тикшерүләр вакытында ачыклана.

Су һәм каты көнкүреш кал­дыклары өчен түләүләрне халык күпчелек онлайн форматта баш­кара. “Татэнергосбыт” оешмасы белгече Венера Микалина хәбәр итүенчә, кайбер банкларда ут белән чүп өчен түләүләрне баш­карганда буталчык килеп чыга. Түләүләрнең тулысынча чүпкә – “Гринта” оешмасына “утыруы” да бар.

– Мондый буталчыклар бул­масын өчен түләүләрне “Татэ­нергосбыт” бинасында урнаш­тырылган махсус аппарат аша яисә “Энергосбыт”ның онлайн хезмәтендә түләү отышлырак – түләүләр комиссиясез башкары­ла. Әлеге төр түләүләрне район почта бүлегендә башкару да кы­енлыклар тудырмый, дип беләм, – ди Венера Микалина.

Утның бер киловатт-сәгате 2 сум 88 тиен тора. Күрсәткечләрне айның 20нче числосына кадәр 2-44-20, 2-49-17, 2-34-60 телефоннарына шал­тыратып әйтергә була.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев