Үзара салым җыю күләмен билгеләү буенча халык җыеннары уза
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов катнаша һәм чыгыш ясый
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә 2025 елда җыелучы үзара салым җыю күләмен билгеләү буенча халык җыеннары уза. Халык белән очрашулар Мөслим авыл җирлегендә дә башланып китте. Очрашулар оешма-предрпиятие коллективлары белән үтә. Аларда Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов катнаша һәм чыгыш ясый. Шундый очрашуларның чираттагысы “Татмедиа” җәмгыятенең Мөслим филиалында үтте. Үз чыгышында Марат Бәйрханов узган елларда үзара салым ярдәмендә башкарылган эшләргә тукталды, алга куелган максатлар белән таныштырды. Шушындый ук очрашу район мәдәният йортында да узды. Очрашуда район мәдәният бүлеге тармагында эшләүчеләр катнашты.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев