Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйнап-гөрләп үтте яллар

Бәйрәм яллары чорында җирлегебездә төрле чаралар үтте. Мәдәният хезмәткәрләре рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеген тудырды.

30-31 декабрь көннәрендә барлык авыл мәдәният йортларында да Яңа ел кичәләре үтте. Маскалар парады, үзешчәннәр чыгышы, лотерея уен­нары берәүне дә битараф калдырма­гандыр. “Һәр өйгә шатлык өләшик!” акциясе кысаларында мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чи­кле авылдашларын котлады. Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, өйләрдә кечкенә бәйрәм оештырып, күчтәнәчләр өләште.

Зифа Басыйрова исемендәге рай­он мәдәният йорты нәни тамаша­чыларны “Таңбатыр маҗаралары” исемле әкият белән сөендерде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төрле халык әкиятләре пер­сонажларын җыйган тамашаны бала­лар бик яратып карады. 31 декабрь кичендә район мәдәният йортында бәйрәм тамашасы тәкъдим ителде.

– Быел район мәдәният йортының тышкы бизәлеше һәркемне таң кал­дырды. Бу эш “Татнефть” акци­онерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән башкарылды. Сәхнә бизәлешендә дә электрон техника киң кулланылды. Әлеге җайланма район җитәкчелеге тырышлы­гы белән булдырылды, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

2022 ел төрле мәдәни чаралар белән башланды. Район мәдәният йорты сәхнәсендә “Театр – балалар­га” район конкурсы җиңүчеләре чы­гыш ясады. Яңа Карамалы, Салауз- Мухан, Михайловка, Тойгелде һәм Метрәй мәдәният йортлары каршын­да эшләүче балалар театр коллек­тивлары сәхнәләштергән әсәрләрне 450дән артык яшь тамашачы кара­ды. Мөслимдәге үзәк чыршы ачык һавадагы дискотекаларга биергә яра­тучыларны җыйды.

– Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә яллар күңелле һәм кызыклы үтсен өчен чаралар планын төзеде. Сталинград сугышы турын­да тематик чара, якташыбыз – ша­гыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел тулу уңаеннан Крәш. Шуран, Үрәзмәт, Юга­ры Табын, Тугаш, Симәк һәм баш­ка авыл китапханәләрендә шигырь кичәләре, китап күргәзмәләре үтте, – ди район үзәк китапханәсе җитәкчесе Айсылу Мадьярова.

Мәлләтамак һәм Ташлыяр авыл китапханәләрендә мәдәният йорты белән берлектә клоуннар катнашын­да уеннар иртәсе узды. Күңел ачу ча­раларыннан тыш танып белүгә ярдәм итүче кичәләр дә оештырылды. Баек, Баланлы, Иске Карамалы һәм Тугаш авыллары китапханәчеләре балалар өчен музей тарихы, татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныштыручы экскурсияләр үткәрде.

Бәйрәм ялларында туган якны өйрәнү музее да эшчәнлеген дәвам итте. Биредә Гөлүсә Мостафинаның курчак күргәзмәсе эшләде, итек басу буенча мастер-класс, төрле темалар­га экскурсияләр үтте.

– Сәнгать мәктәбе укучылары өчен төрле чаралар оештырдык. Ба­лалар хәрәкәтле уеннарда, дискоте­када катнашты, әйлән-бәйлән уйна­ды, җырлады, тимераякта шуды. Саф һавада аралашу бик күңелле үтте, – ди сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова.

– Авыл җирлекләре башлыкла­ры, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән кулга-кул тотынып эшлибез, – дип, Ирек Салихҗанов аларга мәдәният хезмәткәрләренең рәхмәтен җиткерде.

Мөнирә Арсланова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев