Ут булмый торган авыллар исемлеге
Линияләрдә агымдагы эшләр бару сәбәпле ут булмый.
Линияләрдә агымдагы эшләр бару сәбәпле, 29 сентябрь көнне Югары Табын авылында 9 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак. 30 сентябрь көнне Мөслим авылының коры сөт заводы очында, Кооператив урамындагы 156, 158,160-239 йортларда, Красноармейская, Семилетка, Рәшитов, Татарстан, Набережная, Октябрьская, Салихов, Фәтхуллин урамнарында – тулысынча электр энергиясе туктатылып торачак. 1 октябрь көнне Михайловка, Элемтә авылларында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр; Баланлы, Шуганка, Чия Түбә авылларында; Мөслим авылында Кооператив урамындагы 144-152 йортларда. Рәшитов урамының 1-21 йортына кадәр һәм шул ук урамның 2-20 йортларында ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев