Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар проект яклый

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында гимназиянең 11б сыйныфы уку­чысы Зөлфия Гыйльфанова 8-9 сыйныф укучылары белән “Без – Мөслим балалары” исемле иҗади проектын тормышка ашырды.

Проект Мөслимнең тарихын һәм бүгенгесен, җирлегебезнең күренекле шәхесләрен, аларның хезмәтен, мөслимлеләр кагыйдәләрен өйрәнүне таләп итә. Укучылар һәр өлкәдә дә белемле, мәгълүматлы булуларын күрсәтә алдылар.

– Уку елы ахырында укучылары­быз үз проектларын якларга тиеш. Һәр укучы үзе сайлаган проек­тны тәкъдим итә. Көз көне ике уку­чыбыз, урманнан агач үсентеләре алып кайтып, аларны гимназия территориясендә утыртты. Бу эш про­ект буларак тәкъдим ителде. Спорт юнәлешендә эшләүчеләр булды. Зөлфия Гыйльфанова исә татар телен камил белүен халыкара олимпиада­ларда исбатлады. “Мөслим әдипләре” квест-уенында һәр сыйныф команда­сы тугыз төр ярышта белемнәрен сы­нады, – ди гимназия директоры Азат Мирзаянов.

Проектларны укучылар уку елы башында ук сайлап ала һәм ел дәвамында үзләре өстенлек биргән юнәлеш буенча эшли. Төп таләп – проект продуктив булырга, ягъни теория белән практик өлеш тәңгәл килергә тиеш.

– Проект чаралар оештыру белән бәйле булганда сыйныфташлары­быз да ярдәмгә килә. Әлеге квест-уен белемнәрне дә ныгытты, тәҗрибә ур­таклашу, аралашу мәйданы да булды, – ди Зөлфия.

– Гимназиядә чаралар зур ауди­тория һәм оешканлык белән үтә. Бу укучыларның бердәмлеген, үзара аңлашып эшләүләрен күрсәтә. Укучыларның бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булуларын күрү – безнең өчен зур сөенеч, – ди Азат Мирзаянов.

Укучылар заман белән бергә ат­лый. Алар сайлаган проектларның күбесе фән, журналистика, сәясәт, сәламәтлек, шушы өлкәләрдәге эшчәнлекне анализлау белән бәйле. Укучылар укытучыларга методик ярдәмлекләр дә әзерләшә.

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев