Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Участок инспекторлары – тәртип сагында

17 ноябрьдә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Участковыйларны ха­лык таный, белә. Шулай булырга тиеш тә. Участок инспекторы халык белән даими элемтәдә, димәк. Үзенә беркетелгән уча­стокта нинди дә булса кыңгыр эш кылынса, әлеге урынга беренче булып уча­сток инспекторы килә һәм чаралар күрә.

Мөслим район эчке эшләр бүлегендә җиде уча­сток инспекторы эшли: Ай­дар Фәхразыев, Илдар Ма­ликов, Вячеслав Илья­сов, Виктор Байгузин, Да­нил Гыйләҗетдинов, Илнар Салихов, Марат Хөсәенов. Инспекторларның җитәкчесе Рөстәм Бухаров хәбәр итүенчә, ел башыннан уча­сток инспекторлары ярдәме белән ДАИ линиясе буен­ча 1124 административ беркетмә төзелгән, шуның 14е – автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен. Төрле төр хокук бозу­лар буенча 1463 администра­тив беркетмә төзелгән, 20 җинаять эше ачылган.

Айдар Фәхразыев бу хезмәттә инде унҗиденче елын эшли. Ул Михайловка, Баланлы, Олы Чакмак, Рус Шуган авыл җирлекләренә күзәтчелек итә. Намуслы хезмәте өчен Айдар күчмә вымпеллар, ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хат­лары, район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

– Ел башыннан Айдар Фәхразыев ДАИ линиясе бу­енча – 237, төрле тәртип бо­зулар буенча тагын 367 ад­министратив беркетмә төзеде. Аның ярдәме белән дүрт җинаять эше ачылды. Эшен чын күңелдән яратуы күренеп тора: тынгысыз, на­муслы, – ди аның турында Рөстәм Бухаров.

Яхшы хезмәте өчен Ай­дарга яңа “Нива” машина­сы бирелде. Машина ачкы­чын 10 ноябрь көнне Казан­да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

– Күп очракта участок ин­спекторларын гаиләдәге ыз­гыш, көнкүрештәге тавыш- гаугаларга бәйле чакыра­лар. Гадәттә, ир белән хатын бергә утырып күңел ача да, спиртлы эчемлекләр җитмәү сәбәпле, өйдә тавыш чыга. Тавыш-талашның тагын бер сәбәбе – көнләшү, – ди Айдар Фәхразыев.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев