Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Экология министрлыгы су объектларын онлайн-мониторинглау системасын эшләүдә катнаша

Су объектлары мониторингы нокталары саны буенча республика ил төбәкләре арасында алда бара.

ТР Экология министрлыгында су пробалары алына торган су объектларын мониторинглауның 261 ноктасы исәпләнә. Республика бу күрсәткеч буенча ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Безне, барлык су объектларын онлайн режимында мониторинглау схемасын эшләү өчен, Россия Табигать министрлыгының эш төркеменә керттеләр", - диде ул. 
Әйтик, 2021 елда «Водоканал»МУП чистарту корылмаларын реконструкцияләү планлаштырылган. Проект-смета документациясенә лаборатория булдыру кертелгән, анда онлайн режимда барлык датчиклардан күрсәткечләр киләчәк. Нәтиҗәдә, экологлар үз серверында суга ташланганын күрәчәк. Хәзерге вакытта табигатьне саклау ведомствосы республиканың су объектларына 38 химик матдә буенча чыгаруларны күзәтә.
ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, су объектларына мониторинг нокталары республиканың төрле районнарында урнашкан. Су пробалары сәнәгать предприятиеләреннән ерак түгел һәм агынты сулар ташлана торган урыннарда алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев