Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышыбыз тыныч булсын

Бәйрәм чорында күпләр, йортларын калдырып, кая да булса китә. Бу исә милеккә һәм гражданнарның торакларына карата хокукка каршы килүче гамәлләргә нигез булырга мөмкин. Озак вакытка өегездән чыгып китәргә җыенсагыз, читенсенмичә, күршеләрегезнең сезнең фатирыгызга яисә йортыгызга күз-колак булып торуын сорагыз. Яхшы йозакка да акча кызганмагыз. 

Торак һәм милек иминлеге
Бәйрәм чорында күпләр, йортларын калдырып, кая да булса китә. Бу исә милеккә һәм гражданнарның торакларына карата хокукка каршы килүче гамәлләргә нигез булырга мөмкин. Озак вакытка өегездән чыгып китәргә җыенсагыз, читенсенмичә, күршеләрегезнең сезнең фатирыгызга яисә йортыгызга күз-колак булып торуын сорагыз. Яхшы йозакка да акча кызганмагыз. 
Сүз уңаеннан, фатир каракларын иң беренче чиратта евротәрәзәләр җәлеп итә. Алар сезнең торакта да бар икән, аның сакланышы турында аеруча кайгыртыгыз.  
Милегегезне урлаудан саклау максатында, полициянең участок уполномоченныена мөрәҗәгать итеп, фатирыгызны үзәкләштерелгән саклау пультына тоташтырыгыз.  
Гражданнарның сәламәтлеге
Кеше аз йөри торган урыннарда ялгыз йөрергә тырышмагыз. Юлны кыскартам дип, парк, буш автостоянкалар, спорт мәйданчыклары һәм ташландык җирләр аша узучы сукмаклардан йөрмәгез. Кич, төнлә кеше күп йөри торган һәм яктыртылган урамнарны сайлагыз. 
Сезне төрле провокацияләргә, котыртуга  тартучы кеше белән сөйләшмәгез, сорауларына җавап бирмәгез. Берәр нәрсәгезне урлау максаты белән сезгә һөҗүм итсәләр, ярдәмгә чакырыгыз, күбрәк тавыш куптарырга тырышыгыз. 
Балалар иминлеге
Бәйрәмнәр – балалар һәм өлкәннәр өчен бик рәхәт вакыт. Бу вакытта, гадәттә, балалар озак вакытка өлкәннәр игътибарыннан читтә кала. Ата-аналар балаларны куркыныч турында кисәтергә бурычлы. Балаларыгызга аңлатыгыз: беркем дә сезнең исемнән нәрсәдер (акча һ. б.) сорарга яки өйгә-фатирга кертүләрен сорарга хаклы түгел. Үзләрен хат ташучы, табиб, полиция хезмәткәре, сантехник, электрик, әти-әниләренең танышы дип әйтүчеләргә ишекне ачмаска өйрәтегез. Балаларыгызга таныш түгел кешегә ишек ачмаска; нәрсә генә тәкъдим итсә дә таныш түгел кеше белән беркая да бармаска; таныш түгел затлар белән машинага утырмаска; караңгы төшкәч урамда уйнамаска; подъездга, лифтка таныш түгел кеше белән кермәскә кирәклеген аңлатыгыз.  
Таныш түгел кеше ул – бала үзе белмәгән кеше. Бу хакта балага ныклап аңлатырга кирәк. 
Таныш түгел кеше балага исеме белән эндәшергә, аның әтисе яки әнисе үтенече буенча килдем дип әйтергә, мультфильм карарга чакырырга яисә конфет тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма әлеге кеше балага таныш түгел икән, бала бернәрсәгә дә риза булмасын, куркыныч янаганда: “Мин аны белмим!” – дип кычкырсын.
Ата-ана балага яхшылап аңлатырга бурычлы: алар беркайчан да мәктәпкә, өйгә яисә ишегалдына баласын чакырырга чит кешене җибәрмәячәк. Андый кеше килеп, үзен кем дип танытса да, кичекмәстән кеше күп булган урынга китәргә, әти-әнигә шалтыратырга яисә полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Яшүсмерләр өйдән чыгып киткәндә һәрвакыт кая, кем белән баруларын, үзе белән ничек элемтәгә кереп булу мөмкинлеген әйтеп йөрсен; очраклы танышулардан, таныш булмаган компанияләргә чакырулардан ерак торсын; өйгә кайчан кайтуы турында телефоннан хәбәр итсен. 
Балагызның кем белән дус булуын, кайларда йөрүе хакында белеп торыгыз. Ул шикле әдәбият, видеопродукция  файдаланмасын. Баланың интернетта булу вакытын чикләгез, интернетта нәрсә белән кызыксынуы хакында хәбәрдар булыгыз. Кич һәм төнлә бала урамда берүзе йөрмәсен. Балагыз урамга чыгып киткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге хакында һәрвакыт исенә төшерегез: юл аша  светофорның яшел төсенә, җәяүлеләр кичүе буенча, башка урыннарда – куркыныч булмауда инангач, тротуар һәм юл чите линиясеннән чыгарга; күрергә комачаулаучы предметлар артыннан (туктап торган автомобиль, кар көрте һ.б.) чыкмаска; юлга якын җирдә, җәмәгать транспортына тагылып уйнамаска; җәмәгать транспортыннан чыккач, ул китеп баргач кына юлыңны дәвам итәргә, яктылык кайтаргыч элементлар белән йөрергә.
Юллардагы иминлек
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Автомобиль белән идарә итү буенча мөмкинлекләрегезне реаль бәяләгез, аеруча һава торышы кискен үзгәргән чорда. Җәяүлеләр кичүенә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспортлары тукталышына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якынлашканда аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешын эләктерергә онытмагыз, балаларны махсус креслоларда йөртегез. Балагызны беркайчан да машинада берүзен калдырмагыз, хәтта ул йоклаган булып, аны уятырга кызгансагыз да. Автомобильдән чыкканда яман уйлы кешеләрне кызыктырырлык әйберләрне яшереп куегыз. 
Хөрмәтле җәяүлеләр! Юл аша светофорның яшел утына чыкканда да бөтен машиналарның да сезне үткәреп җибәрү өчен туктаган булуына инаныгыз. Юл аша чыкканда капюшоныгызны, юлны каплаучы башка әйберләрне салыгыз, колакчындагы тавышны киметегез, юлдагы хәлне күзәтегез. Караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлардан файдаланыгыз! 
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: әгәр сез җинаять шаһиты булсагыз, шулай ук берәрсенең гамәленең законлы булуында шикләнсәгез, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез яки 02, 102, 291-20-02 телефоны аша шалтыратыгыз. Шул очракта сез иҗтимагый куркыныч хәлне булдырмый кала һәм үз районыгызда җинаять үсешен киметүгә булыша аласыз.
ТР буенча Эчке эшләр 
министрлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев