Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Вак гөбәдияләр

– “Гөбәдияне ярат­маган кеше юктыр ул. Балаларым – аның кор­тын, үзем камырын яратып ашыйм. Кунак­ка бара башласаң да, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән ризык ул – гөбәдия! Мин аны соңгы арада зур бәлеш форма­сында түгел, ә кечкенә порцияләр белән пешерә башладым, – ди Мөслимдә яшәүче Наилә ШӘГАЛИЕВА.

– 12 гөбәдия камыры өчен 2 йомырка, 2 ста­кан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә, ярты кап марга­рин, он, ванилин, шикәр комы, тоз кирәк булачак.

Эчлек өчен 250 г корт, 1 стакан дөге, 4-5 каты пешкән йо­мырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай, 1 стакан йөзем кирәк. Гөбәдияләрне май­лау өчен 1 йомырка һәм өстенә сибү өчен 5-6 пе­ченье да әзерләргә оныт­магыз.

Әче камыр басып, ка­барту өчен җылы урын­га куегыз. Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатырга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга кирәк. Ан­нан, ябышмасын өчен, бераз үсемлек мае салып болгатыгыз. Чистартыл­ган йөземне юып, өстенә кайнар су коярга, суын сыкканнан соң, дөгене кушып болгатырга кирәк. Хәзер инде чистартыл­ган йомырканы вак угыч­тан уасы һәм атланмайны эретәсе генә калды.

Камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар тәгәрәтеп куйыйк. Зур шарларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәегез. Һәркайсына катламлап: корт, шикәр комы, йо­мырка, йөземле дөге са­лына. 1 әр аш кашыгы ат­ланмай сибеп, кечкенә җәем белән каплагыз да, кырыйларын беркетегез һәм матур итеп бөгегез.

Гөбәдияләрне туглан­ган йомырка белән май­лап, өстенә уылган пече­нье сибәргә дә 200 гра­дускача җылытылган мичтә пешерергә кирәк. Чәйләрегез тәмле бул­сын!

 

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев