Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

Районда икетеллелек буенча комиссия эшли. Әлеге комиссия телләр турындагы законның үтәлешен контрольдә тота.

Гаиләдән башларга кирәк

Районда икетеллелек буенча комиссия эшли. Әлеге комиссия телләр турындагы законның үтәлешен контрольдә тота. Закон нигезендә Россия Федерациясендә халыкның санына бәйсез рәвештә һәр милләткә туган телендә аралашу, аны саклау һәм үстерү мөмкинлеге бирелә.

Шушы көннәрдә узган комиссия утырышында “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе урынбасары Ленар Сәгыйтҗанов һәм Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов чыгыш ясады. Алар үзләре хезмәт куйган өлкәдә икетеллелек турында законның үтәлеше хакында бәян иттеләр. Телне саклау максатында нинди эшләр башкарылуы да игътибардан читтә калмады. “Шунысы кызыклы, – ди Илнур Кәримов, – гаиләгә тәрбиягә алынган рус милләтеннән булган балалар чип-чиста итеп татарча сөйләшә, ә гомере буе татар мохитендә яшәгән авыл балалары вата-җимерә русча сөйли”.

Хактан да, соңгы елларда мәктәп укучыларының гына түгел, балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең дә русча аралашулары күзәтелә. Кайберләренең хәтта теле дә русча ачыла. Әти-әниләре дә – татар, югыйсә, татар авылында яшиләр. Нәрсә бу – рус телендә мультфильм карау нәтиҗәсеме? “Кайбер бала татарча шигырь дә ятларга теләми”, – ди тәрбиячеләр. Ә без телне саклау турында сүз алып барабыз. Иң гаҗәпләндергәне – әти-әни дә баласы белән русча сөйләшә бит! Ата-анага, бу очракта, балага ияреп русча сөйләшергә түгел, сабыеның ана телендә эндәшүен таләп итәргә кирәктер.

Гаилә дусларыбыз Казанда яши, балалары саф татарча сөйләшә. Сокланып тыңлыйм үзләрен.

– Уртанчы улыбыз русча сүзләр кыстыра башлады әле, – ди әниләре. – Нәрсәсе кызык: әтиләргә баргач, балаларның өчесе дә чиста татарча гына сөйләшә. Әти “русча сөйләшкәнне аңламый”. Ул шулай дигәч, балалар да бер-берсен “бабай аңламый бит” дип төзәтә, – ди.

Күңелгә иң тигәне – ник кирәк соң ул татар теле, дип акыл сатучылар. Янәсе, шәһәрдә күпчелек белән аралашу өчен рус яки инглиз теле кирәк. Тик ана телеңне бөтен нечкәлекләре белән белмәгән, аны тоемламаган килеш чит телне дә тулысынча өйрәнеп булмыйдыр ул. “Ана телеңне белмәү ул – үз-үзеңне ихтирам итмәү, дигән сүз”, – ди хезмәттәшем. Килешәм. Туган телебезне саклау өчен һәрберебезнең тырышуы кирәк. Бу, беренче чиратта, туган телдә аралашу, аны балаларга һәм оныкларга өйрәтү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, дигән сүз.  

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел