Татарстанда кемнәр өстәмә ял көннәренә хокуклы?
Бу хокуктан кемнәр файдалана алуы «Татар-информ» хәбәрендә тасвирлана
Кайбер хезмәткәрләр категориясе өчен Татарстанда өстәмә ял көннәре каралган. Шулай ук Россиянең Хезмәт кодексында күздә тотылган аерым очракларда да ял алу мөмкинлеге бар. Бу хокуктан кемнәр файдалана алуы «Татар-информ» хәбәрендә тасвирлана.
Бәйрәм яки ял көнендә эшләгән өчен ял көне
Хезмәткәргә рәсми ял яки бәйрәм көнендә эшләргә туры килсә, ул ике вариант арасында сайлый ала: я өстәмә акчалата түләү, я өстәмә ял көне. РФ Хезмәт кодексының 153-нче маддәсе нигезендә, мондый көннәрдәге эш ким дигәндә ике тапкыр түләнергә тиеш.
Шунысы мөһим: хезмәткәр арттырылган түләү урынына башка көнне ял итәргә хокуклы. Бу очракта эшләнгән көн гадәти беренчел түләүгә исәпләнә, ә өстәмә ял көне түләүгә каралмый.
Инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен ял көннәре
Инвалид балалары булган ата-аналарга, шулай ук аларның опекуннарына һәм попечительләренә ай саен дүрт өстәмә ял көне бирелә. Бу хокук РФ Хезмәт кодексының 262-нче маддәсендә бекетелгән.
Ата-аналар бу дүрт көнне үзара бүлә ала яисә аларның барысын да бер генә әти-әни рәсмиләштерә ала. Бирелгән ял көннәре хезмәткәрнең уртача көндәлек хезмәт хакына карап түләнә.
Бу өстенлектән файдалану өчен эш бирүчегә баланың тууын, теркәлүен һәм инвалидлыгын дәлилли торган документлар тапшырырга кирәк.
Диспансеризация узу өчен ял көне
Диспансеризация үтә торган хезмәткәрләр дә өстәмә түләүле ял көненә ия.
Әлеге көн бирү ешлыгы хезмәткәрнең яшенә бәйле. 40 яшькә кадәргеләргә ул өч елга бер мәртәбә бирелә. 40 яшьтән пенсия алды яшенә кадәр – елга бер тапкыр. Пенсионерлар өчен исә бу көн елына ике мәртәбә каралган.
Диспансеризация узганын раслау өчен хезмәткәр медицина учреждениесеннән тиешле белешмә алырга тиеш.
Донорлар өчен ял көннәре
Кан яки аның компонентларын тапшыручы шәхесләргә дә өстәмә ял көннәре бирелә. Беренче ял көне кан тапшыру процессы үткән көндә билгеләнә, икенчесе – медицина тикшерүе вакытына туры килә. Моннан тыш, донорга тагын бер өстәмә ял көне каралган, аны ул башка уңайлы вакытта куллана ала.
РФ Хезмәт кодексының 186-нчы маддәсе буенча, законда күрсәтелгән барлык ял көннәре уртача хезмәт хакы размерында түләнә.
Авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар өчен ял көне
Авылда эшләүче хатын-кызларга ай саен бер өстәмә ял көне бирелә. Бу мөмкинлек РФ Хезмәт кодексының 263.1-нче маддәсендә каралган.
Башка өстәмә ял төрләреннән аермалы буларак, бу көн түләүсез – хезмәт хакы сакланмыйча бирелә.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев