Татарстанда бүген 25 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда бүген 25 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән

4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручы 18дән 50 яшькә кадәр кешеләр (13 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 19, Питрәч районында - 2, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Менделеевск районнарында  берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 12 сентябрьга Татарстанда 6812 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 5618 кеше дәваланган.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев