Татарстанда бензинның барлык маркалары арзанайды
Бу хакта Росстат хәбәр итә
Үткән атнада Татарстанда бензинның барлык маркалары да арзанайган, дип хәбәр итә Росстат. АИ-92 литры бер сумга төшкән – хәзер уртача бәясе 67,81 сум. АИ-95 15 тиенгә кимегән, литры 73,28 сумга төшкән. АИ-98 исә 36 тиенгә арзанайган, хәзерге бәясе – 99,06 сум. Дизель ягулыгы 29 тиенгә төшкән, уртача бәясе 80,27 сум тәшкил итә.
Бер атнадагы кимүгә карамастан, республикада беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча бензин бәяләре узган елның шушы чорына караганда 20,6% ка арткан. Гомум ил күләмендә бу күрсәткеч 6,9% тәшкил итә.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев