Татарстанда бала туган өчен 6,5 мең авыл хатын-кызы акча алган
Республикада авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү 2018 елдан бирле бирелә.
Татарстанда авыл җирендә яшәүче 6,5 мең хатын-кыз бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр алган. Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, авылларда яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстанда 2018 елдан башлап бирелә. Аерым алганда, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала туганда 50 мең сум түләнә, ә өченче һәм аннан соңгы балалар туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум каралган.
«Бу максатларга бюджетта ел саен 165 млн сум тирәсе акча каралган», – дип ассызыклады хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары.
Бутаева билгеләп үткәнчә, быелдан балалы гаиләләргә 500 млн.сумлык өстәмә социаль ярдәм чаралары гамәлгә кертелгән. «Бу биш һәм аннан да күбрәк балалы аз керемле гаиләләргә айлык пособие. Быел бюджет чыгымнары 223 млн сум тәшкил итте», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев