Ташламалы ипотека 2021 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак
Хөкүмәт исәпләп чыгарганча, программаны озайту тагын 1,8 миллиард сумга 600 мең кредит бирергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге ташламалы ипотека программасы елына 6,5% белән 2021 елның 1 июленә кадәр озайтыла.
Ташламалы ипотека программасы буенча кредитлар яңа төзелешләрдә фатирлар сатып алу өчен бирелә. Төбәкләрдә яшәүчеләр өчен займның максималь суммасы 6 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук торак бәясеннән беренчел кертемнең 15% ы гамәлдә кала.
17 апрельдә эшләтеп җибәрелгән программа 2020 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итте. Бүгенге көндә барлык кредитларның 90% тан артыгы яңа төзелешләрдә фатир алу өчен файдалана. Кредитларның рекордлы саны сентябрь аена туры килгән, 60 меңнән артык гаилә ипотека алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев