Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт көне узды

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен спорт көне уздырдылар.

- Интернат - йортта яшәүчеләрнең күбесе авыр хәрәкәт итә, әмма бу беркемгә дә комачауламады. Һәркем өчен уңайлы, кызыклы шөгыль табылды. Кемдер боулинг өчен шарлар ыргытты, кемдер дартс тактасына уклар атты, аркан, спорт таягы тартты. Ярышучылар арасында иң көчлеләре дип Йосыпов Р. Л. һәм Уханов А.В. танылды. Тамашачылар дуслары өчен җан атты һәм аларга көч биреп тордылар . Спорт көне безнең спортчыларны гаҗәеп рухландырды. Хәзер алар даими күнегүләр ясарга, үзара ярышлар үткәрергә килештеләр, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар йортыннан

Фото - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев