Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Солдатка хат» акциясенә кушылдылар

Мөслим мәктәпләре укучылары «Солдатка хат» акциясенә кушылып, фронттагы батыр ир-егетләребезгә хатлар яздылар. Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе укучылары видео мөрәҗәгать юлладылар.

Егетләргә хатлар һәм кайнар сәламнәрне якташыбыз, шигырьләре, игелекле эшләре белән танылып өлгергән Рүзәл Минһаҗев алып китте.

"Без сезнең белән горурланабыз. Илебез тынычлыгын яклаганыгыз өчен рәхмәтлебез. Кадерлеләребез, сезгә ныклы саулык, бәхетле озын гомер телибез. Исән-имин туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз. Без сезне зарыгып көтеп калабыз."- дигән юллар да бар аларда. 

Солдатларга хатларны бөтен Россиядән балалар яза. Яшь булуга карамастан, кирәкле сүзләрне табалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев